Татарстан халыкларының Дуслык Йортында керәшен яшьләре Татарстан Дәүләт Советы каршында эшләп килүче яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Егений Ефимов белән очрашты.
Очрашу вакытында керәшен яшьләренең 3-нче форумына әзерлек мәсьәләләре каралды, 2015 елга эш планы билгеләнде, Ассамблеяның Керәшен милли-мәдәни автономиясе яшьләр оешмасы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру турында сүз барды.
Күптән түгел Дуслык йортының тантаналар залында “Покрау” – халык бәйрәме булып узды. Әлеге бәйрәм көзге урып-җыю эшләреннән соң, кич утырулар, туйлар чоры алдыннан уздырыла. Бәйрәмне “Бәрәкәт” керәшен яшьләр оешмасы оештырды. Анда “Бермәнчек” дәүләт фольклор ансамбле, танылган эстрада артистлары чыгыш ясады. Кичә чәй артында матур сөйләшүләр белән үрелеп барды.