(27 февраль 2015) Бүген Татарстан халыкларының Дуслык Йортында төрек халкының милли кәсеп сәнгатенә нигезләнгән декоратив-кул эшләнмәләренең X Халыкара хәйрия ярминкәсе ачылды.
Халык күпләп яши торган районнарда зур булмаган мәйданда төрле социаль проектларга матди ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә торган хәйрия ярминкәсе Төркиядә “Кермес” дип атала.
Хәйрия ярминкәләре оештыру гадәте Төркиядә ерак гасырлардан килә. Татарстанда яшәүче “Анадолу” төрек диаспорасы әлеге күркәм гадәт буенча ел саен Дуслык Йортында ярминкә уздыра. Гадәт буенча Төркиядә хатын-кыз үзенең буш вакытын кул эшләнмәләре сәнгатенә багышлый. Үзләре ясаган сәнгать әйберләрен алар ярминкәләргә куялар. Шулай итеп, хатын-кыз социаль проектлар өчен үзеннән саллы гына өлеш кертә. Татарстандагы төрек диаспорасының мондый башлангычы җирле хатын-кызлар тарафыннан да хуплау тапты. Ярминкәләрдә катнашырга теләк белдергән хатын-кызлар саны елдан-ел арта бара.
Казан шәһәрендә беренче шундый ярминкә 2006 елда уздырылган иде. 10 ел эчендә әлеге акция үзенең бөтен асылын ачып салды, мөһимлеген, кирәкле чара икәнлеген раслады. Ярминкәдә эксклюзив үрнәкләрдән генә торган кул эшләнмәләре куела. Аларны сатудан кергән акча балалар йортларына, авыру балаларны дәвалау өчен кыйммәтле препаратлар алырга, мохтаҗларга тотыла.
2008 елда (Росииядә “Гаилә елы”) җыелган акча Казанның мохтаҗ гаиләләренә җибәрелде. Ә 2010 елда, Бөек җиңүнең 65 еллык юбилее елында, (Россиядә “Укытучы елы”) Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм ветеран укытучыларга тапшырылды.
Узган елгы (“Мәдәният елы”) ярминкә дә әһәмиятле булды. Анда балалар рәсемнәре дә куелган иде. Җыелган акчага Казанның 3-нче сәнгать мәктәбенә рәсем ясау җайланмалары сатып алынды.
Бүген халыклар Дуслыгы Йортында ачыла торган юбилей ярминкәсендә милли ашлар, көнчыгышның баллы ризыклары, әлбәттә инде, эксклюзив кул эшләнмәләре урын алачак.
Ярминкә 1 мартка кадәр дәвам итә. Аны оештыруда “Салават күпере” гомуми белем бирү мәктәбе дә актив катнашты.
Информацион үзәк