Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • КФУ биналарының берсендә Толстой һәм Тукай скульптуралары барлыкка киләчәк

КФУ биналарының берсендә Толстой һәм Тукай скульптуралары барлыкка киләчәк

admin 13.03.2019

(13 март 2019) Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты холлында «Л.Н.Толстой һәм Г.Тукай» скульптура композициясе барлыкка киләчәк.

Идея буенча, скульптура Лев Толстой, Габдулла Тукай һәм татар-рус телләрендә ике әлифба тоткан кызның фигураларыннан торачак. Фигуралар рельефлы язу хәрефләре һәм язучыларның исемнәре язылган китап рәвешендә декоратив стенка фонында урнаштырылачак. Язучыларның скульптураларының биеклеге 200 см тәшкил итәчәк.

Әлеге композиция ак мәрмәрнең фактурасын һәм текстурасын чагылдыра торган каты композит материалдан төзеләчәк, дип хәбәр итә Казан университетының матбугат хезмәте.

Композицияне ярымтүгәрәк постамент рәвешендәге нигезгә урнаштыру күздә тотыла. Кичке сәгатьләрдә Тукай һәм Толстой образлары силуэтлары институтның панорамалы тәрәзәләре аша күренәчәк.

Казан мэриясе

Продолжить чтение

Назад: АФИША: Язны Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты белән бергә Нәүрүз бәйрәмендә каршылыйк: 23 март көнне Казан ипподромында
Далее: Казанда биш республика шагыйрьләре шигырьләре яңгыраячак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57