Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • КФУда Идел буе республикаларының милли әдәбиятлары турында сөйләшәчәкләр

КФУда Идел буе республикаларының милли әдәбиятлары турында сөйләшәчәкләр

admin 28.06.2019

(28 июнь 2019) Агымдагы елның 25-26 октябрь көннәрендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Идел буе республикаларының милли әдәбиятлары: мәдәниятара багланышлар проблемалары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Бу хакта институтның татар әдәбияты кафедрасы хезмәткәре сөйләде.

“Конференциядә берничә юнәлештә эш алып барылу планлаштырыла. Болар — Хәзерге этапта чагыштырма һәм чагыштырылма әдәбият белеме: предмет, категорияләре һәм тикшеренү ысуллары. Идел буе республикаларында мәдәниятләр арасындагы бәйләнешләрнең теоретик проблемалары”, — диде ул.

Шулай ук Россия халыкларының мәдәниятара аралашуында рус әдәбияты роле, хәзерге заман мәдәниятара киңлегендә милли тәңгәллек: Идел буе тәҗрибәсе, Казан федераль университеты һәм Идел буе халыклары мәдәнияте: тарих һәм хәзерге заман мәсьәләләре дә кузгатылачак.

Конференциядә катнашу өчен гариза һәм мәкаләне 25 сентябрьгә кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: zamalluiza@mail.ru. Таләпләрне институтның рәсми сайтыннанкарарга мөмкин: https://kpfu.ru/philology-culture/mezhregionalnaya-nauchno-prakticheskaya-370289.html

Кафедра хезмәткәре сүзләренчә, конференция татар һәм рус телләрендә барачак.

“Идел буе республикаларының жанрлары һәм стильләре, мәктәптә һәм вузда милли әдәбиятларны укытуның актуаль мәсьәләләре, Идел буе халыклары фольклоры сорауларын уртага салып сөйләшәчәкбез”, — диде ул.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Казанда Дания Казакованың шәхси күргәзмәсе ачыла
Далее: Фәрит Мөхәммәтшин:»Булачак этнологлар – Татарстанның стратегик кадрлар ресурсы»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57