Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • КФУда татаристика буенча Югары мәктәп булачак — Гафуров

КФУда татаристика буенча Югары мәктәп булачак — Гафуров

admin 25.05.2016

(25 май, 2016 ел) КФУ ректораты утырышында Г.Тукай исемендәге Татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеген Г.Тукай исемендәге Югары татаристика һәм тюркология мәктәбе итеп, ә Рус һәм чит ил ил телләре филологиясе бүлеген Югары рус һәм чит ил телләре филологиясе мәктәбе итеп үзгәртергә дигән карар кабул ителде.

Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгына  биргән интервьюда Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров бәян итте.

Гафуров белдергәнчә, ректоратта сәяси-мәдәни белем бирү буенча институтара Кординацион совет булдыру турында карар кабул ителгән. Яңа советка КФУның барлык төп структур бүлек вәкилләре керергә тиеш. Координацион советның уңышлы эше өчен Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры, профессор, РФ Президенты каршындагы рус теле буенча Совет президиумы әгъзасы Рәдиф Җамалетдинов җаваплы булачак.

“Ректоратта сәяси-мәдәни белем бирү буенча институтара Кординацион совет булдыру инициативасы белән чыктым. Безнең илдә телләр турында закон бар, Татарстанда да шундый ук закон гамәлдә. Бу законнарны чынга ашыру максатыннан, кирәкле мәсьәләләр белән шөгыльләнергә тиешбез», — дип билгеләп үтте Гафуров.

Ректор сүзләренчә, Координацион совет белән җитәкчелек итәргә ул Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры, ТДГПУның элеккеге ректоры, профессор Рәдиф Җамалетдиновка тәкъдим иткән. “Әгәр карар кабул ителсә, безнең бердәм җаваплылык үзәге булачак”, — дип ассызыклады агентлык әңгәмәдәше.

Гафуров сүзләренчә, икенче мөһим мәсьәлә — Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтын КФУның татаристика һәм тюркология, шулай ук русистика өлкәсендә бердәм фәнни һәм мәгърифәти үзәк сыйфатында раслау иде.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Дуслык Йорты иҗат коллективлары «Каравон»да чыгыш ясаячак
Далее: Казан Сабантуен бәйрәм итү программасы билгеле булды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57