(10 октябрь 2018) Казан (Идел буе) федераль университетының Г.Тукай исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында төрки телләрдә исемнәр кушуны өйрәнәчәкләр.
“Төрки ономастика: үткәне һәм бүгенгесе” беренче Халыкара фәнни-гамәли конференциясе 11-14 октябрь көннәрендә узачак. Бу хакта институтның татар теле белеме кафедрасы белгечләре хәбәр итте.
Чараны институтның татар теле белеме кафедрасы оештыра.
“Төрки ономастика проблемаларын үзәккә алган әлеге конференция бу форматта беренче тапкыр үткәрелә. Конференция эшендә чит илләрдән, Россиянең төрле өлкәләреннән һәм Татарстанның фәнни оешмаларыннан, югары уку йортларыннан күп санлы галимнәрнең катнашулары көтелә. Киләчәктә әлеге конференцияне даими оештыру күздә тотыла”, — диде кафедра белгечләре.