Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • КФУда туган телләрне саклауга багышланган Халыкара фәнни-конференция уза

КФУда туган телләрне саклауга багышланган Халыкара фәнни-конференция уза

admin 16.10.2017

(16 октябрь, 2017 ел) 19 — 21 октябрь көннəрендə КФУның Л.Толстой исемендəге Филология һəм мəдəниятара багланышлар институтында «Күпмиллəтле дəүлəт шартларында туган теллəрне саклау һəм үстерү: проблемалар һəм перспективалар» дип исемлəнгəн Халыкара фəнни-гамəли конференция уздырылачак.

17-50

Бу хакта Казан (Идел буе) федераль университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Фəтхуллова хəбəр итте.

Конференциядә туган теллəрне саклап калу, тирəнтен өйрəнү һəм алга таба үстерү проблемалары тикшереләчәк. Катнашучылар Россия Федерациясендәге телләр ситуациясен анализлар һәм Татарстандагы тел сәясәтендәге өстенлекле юнәлешләрен билгеләр, бу өлкәдә яңа фәнни ачышлар белән танышыр, дип көтелә.

Кадрия Фəтхуллова сүзлəренчə, «Күпмиллəтле дəүлəт шартларында туган теллəрне саклау һəм үстерү: проблемалар һəм перспективалар» Халыкара фəнни-гамəли конференциясе һəрдаим уздырылып килə (2006, 2009, 2012-2016 еллар) һəм зур кызыксыну уята.

«Узган елларда Германия, Франция, АКШ, Япония, Төркия, Казахстан, Азәрбайҗан, Үзбəкстан, Украина һ.б. иллəрдəн галим-филологлар, фəн һəм педагогия өлкəсе эшлеклелəре, дəүлəт һəм жəмгыять хезмəткəрлəре, мəгариф җитәкчеләре һəм Россия Федерациясенең төрле шəһəрлəрендəге хакимият структуралары вәкиллəре (Мəскəү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Стəрлетамак, Чабаксар, Ульян, Саранск, Абакан, Төмəн, Тубыл, Яр Чаллы, Түбəн Кама, Якутия, Таулы Алтай) катнашып килде», — диде ул.

Конференция эшендə чит илләрдән — Төркия, АКШ, Япония, Казахстан, Төркмəнстан, Үзбəкстаннан һәм Россия төбәкләреннән — Башкортстан, Чувашия, Мордовия, Саха (Якутия) Республикасы, Хакасия, Бурятия, Дагыстан, Төмəннəн, Мəскəү, Санкт-Петербург, Татарстаннан галимнəр катнашуы көтелə.

Конференция (проект № 17-04-14056) Россия фондының фундаменталь эзлəнүлəре ярдəмендə уздырыла.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Казанда «Мәдәният бизәкләре» III республикакүләм милли-мәдәни фестивале узачак
Далее: Казанда «Мәдәният бизәкләре» фестивале узды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57