Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халык һөнәрчелеге белән шөгыльләнүчеләр грант ота ала

Халык һөнәрчелеге белән шөгыльләнүчеләр грант ота ала

admin 25.09.2019

(25 сентябрь 2019) 2019 елның 9 сентябреннән 1 октябренә кадәр ТР Мәдәният министрлыгында халык һөнәрчелеге  өлкәсендәге  кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә бирелә торган ТР Хөкүмәте грантларын алу өчен  конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә.

Гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Пушкин ур., 66/33 йорт, каб. 111, 113. (элемтә өчен: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының инфраструктура үсеше һәм иҗади индустрияләр бүлегенең әйдәп баручы  киңәшчесе — Инсапова Гүзәл Мансур кызы, (843) 264-75-14, g.insapova@tatar.ru).

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын бирү тәртибен раслау турында» 2015 елның 25  маендагы 368 номерлы карары (алга таба — карар) нигезендә үткәрелә.

Конкурсның максаты – осталарның һәм халык сәнгать һөнәрчелеге оешмаларының иҗади потенциалын гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру, халык сәнгате кәсепләре эшләнмәләрен җитештерү һәм гамәлгә ашыру өчен чаралар күрү, Татарстан Республикасында халык сәнгать кәсепләрен торгызу, саклау һәм үстерү буенча иң яхшы проектларны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру.

Конкурста катнашу өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, шул исәптән халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә эшчәнлек алып баручы физик затлар һәм шәхси эшкуарлар чакырыла.

Конкурсны үткәрү турында тулырак мәгълүмат, шулай ук документлар формаларын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: http://mincult.tatarstan.ru/rus/2019.htm

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Субсидияләр рәвешендәге, шул исәптән конкурс нигезендә дә, грантлар бирү тәртибен билгели торган норматив хокукый актларга һәм муниципаль хокукый актларга карата гомуми таләпләр турында» 2019 елның 27 мартындагы 322 номерлы карары нигезендә грантлар бирү тәртибенә кайбер үзгәрешләр кертелгән, шуңа бәйле рәвештә документ белән игътибарлырак  танышырга тәкъдим итәбез.

ТР Мәдәният министрлыгы

Продолжить чтение

Назад: Рөстәм Миңнеханов: «Туган телләргә ярдәм буенча оптималь шартлар тудыру мөһим»
Далее: Түбән Новгородта «Радуга России» Бөтенроссия этнофорум-фестиваль узды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57