(27 гыйнвар, 2017 ел) Россия халык санын алу 2020 елның 1 октябереннән 30 октяберенә кадәр булачак. Мондый вакыйга соңгы тапкыр 2010 елда узды, анда 142 млн кеше катнашты.
Дәүләт статистикасы федераль хезмәте җитәкчесе Александр Суринов ТАССка биргән интервьюсында хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Финанслар министрлыгы, Икътисад үсеше министрлыгы һәм Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән берлектә смета килештерү эше бара, эш группасы булдырылды.
Быел халык санын алучылар махсус программа урнаштырылган планшет белән тәэмин ителәчәк. Андый гаджетлар Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу вакытында кулланылган.
Халык санын алучыларны өйләрендә кабул итә алмаучылар анкетаны Интернетта, Дәүләт хезмәте порталы ярдәмендә тутыра алачак.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге