(21 июль 2020) Бу елның 20 июленнән 20 августына кадәр ТР Мәдәният министрлыгында халык сәнгать һөнәрчелеге өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү буенча Татарстан Хакимияте грантын оту өчен гаризалар кабул ителә.
Конкурста кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, шәхси эшмәкәрләр катнаша ала. Гаризалар Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорты, 113 каб. (элемтә өчен: Гүзәл Инсапова, тел. (84-32) 64-75-14, e-mail g.insapova@tatar.ru) адресы буенча кабул ителә.
Конкурс максаты — халык сәнгать һөнәрчелеге осталары һәм оешмаларының иҗади потенциалын чынга ашыру, халык сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләрен җитештерү һәм сату өчен шартлар булдыру, Татарстанда халык сәнгать һөнәрчелеген торгызу, саклау һәм үстерү буенча иң әйбәт проектларны чынга ашыру буенча шартлар тудыру мөмкинлеген булдыру.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны белү, документларны өйрәнү өчен сылтама аша үтәргә мөмкин.