Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казанда «Без Кемльне яратабыз!» фестивале узды

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казанда «Без Кемльне яратабыз!» фестивале узды

admin 09.06.2018

(9 июнь 2018) «Казан Кремле» Музей-тыюлыгында «Без Кремльне яратабыз!» фестивале үтте. Ул Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган иде. Бәйрәмдә Татарстан Халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йортының балалар хореография коллективлары катнашты.

 

IMG_7922

Бәйрәмгә килгән кунакларны «Казан Кремле» музей-тыюлык директоры Зилә Вәлеева котлады, бәхет һәм тынычлык теләде. Программа кысаларында шулай ук шушы көнне бер яше тулган балаларны котлау тантанасы да узды.

Бәйрәмдә катнашучылар концерт һәм күңел ачу программасы тамашачылары булдылар. Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты вәкилләре – Гөлнара Гыймаева җитәкчелегендәге «Алтын» хореография мәктәп-студиясе, Тея Пертая җитәкчелегендәге яшь биючеләр Хамис Магомедова һәм Кирилл Серебряков һәм Сираж Джавадбеков җитәкчелегендәге «Дагестан» балалар дуэты дөнья халыклары биюләрен башкардылар. Татар, рус, грузин һәм калмык биюләре Татарстан халыклары мәдәниятен матур итеп күрсәтте.

IMG_7934

Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йортының иҗат коллективлары Балаларны яклау көне уңаеннан оештырылучы әлеге бәйрәмдә ел саен чыгыш ясыйлар, үз осталыкларын күрсәтәләр.

IMG_7938

Концерттан кала килгән кунаклар өчен яшь юл йөрү инспекторлары чыгышы тәкъдим ителде, шулай ук балалар әдәби мәйданчыгы, сәнгать мәктәпләре эшләре күргәзмәсе эшләде, «Sforzando» ТР башкару сәнгатен үстерү фонды тарафыннан экранда «Чудо Миядзаки и Великая классика» концерты күрсәтелде һ.б.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Бу җәйдә Россиядә һәм чит илләрдә барлыгы 354 Сабантуй узачак
Далее: Казанда Россия көне “Халыклар дуслыгы парады” белән билгеләп үтелде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57