(12 февраль) Яр Чаллыда “Нур” һәм “Орион” яшьләр үзәкләре, шәһәрнең мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе белән берлектә, Халыкара Туган тел көненә “Чаллы – Татар” дигән шәһәр фестивале үткәрә. Әлеге чара татар теленең кулланылышын киңәйтү, укучыларда һәм студентларда ватанпәрвәрлек, толерантлык хисләре тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау максатын күздә тотып оештырыла.
Фестивальдә мәктәп укучылары, урта һөнәри уку йортлары һәм вуз студентларыннан торган 8-10 кешелек берничә команда катнашачак. Алар алдан визитка әзерләп киләләр. Катнашучы командаларның милли киемнәрдән булуы да мәҗбүр, дип хәбәр итә «Шәһри Чаллы» басмасы.