ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин рәислегендә узган утырышта ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров, ТР Президентының милли сәясәтне тормышка ашыру департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина һ.б. катнашты.
“Халыклар арасындагы дуслык һәм тынычлык Татарстанның иң төп хәзинәсе булып тора. Милләтара тынычлыкны саклау — дәүләт сәясәтенең иң мөһим өлеше”, — дип искәртте Айрат Сибагатуллин.
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр иткәнчә “2014-2020 елларда ТРда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” программасы кысаларында әлеге министрлык 3 проектны тормышка ашырган. Алар арасында мигрантларга рус теле, Россия тарихы һәм законнарын өйрәтү программасы да бар. Бу проект нигезендә Татарстанга килгән 241 мигрант шундый курсларда белем алган. 2015 елда тагын 150 мигрантка рус теле, Россия тарихы һәм законнары буенча белем бирү планлаштырыла. 2014 елда бюджеттан шуның өчен 2 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән булган.
Мигрантларга рус телен өйрәтү өстендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы да эш алып бара. Моның өчен алар методик әсбаплар эшләгән. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова сөйләде. Моннан тыш, “Мәдәниятләр диалогы”, Кирилл һәм Мифодий укулары, “Чит ил студенты көннәре” кебек проектлар да тормышка ашырылган. Бу чараларга 3,6 миллион сум акча бүленгән.
ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Владислав Усанов белдергәнчә, министрлык тарафыннан милли сәясәтне тормышка ашыруга бәйле 10 чара үткән. Аның 7 сен тормышка ашыру максатыннан, бюджеттан 9 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.
ТР ФАның өлкән фәнни секретаре Дания Заһидуллина белдергәнчә, узган ел республиканың Фәннәр академиясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, Беренче Бөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тулуга багышланган фәнни эшләр һәм конференцияләргә күбрәк басым ясаган. Моннан тыш, мигрант студентларны өйрәнү буенча да тикшеренүләр алып барылган һәм фәнни китаплар, конференциядәге чыгышларны туплаган җыентыклар бастырылган.
Ике программа кысаларында 4 китап дөнья күргән, 5се хәзерге вакытта басмаханәдә, 11 китап исә бастырылырга әзерлән, диде Дания Заһидуллина.
“Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Сәгъдәтшин да агентлыкның узган ел “2014-2020 елларда ТРда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча башкарган эшләре хакында хисап тотты. 2014 елда әлеге агентлык тарафыннан 11 чара уздырылган. Илдар Сәгъдәтшин белдергәнчә, әлеге программа нигезендә журналистлар корпусының профессональлеген арттыру өчен яңа проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге туган. Моңа уздырылган форумнар, конкурслар, семинарлар мисал булып тора.
Ул “Күптөсмерле Россия” конкурсына аеруча да басым ясады. Узган ел бу бәйгегә 700 дән артык эш кабул ителгән булган һәм проект ел саен үзенең географиясен киңәйтә генә бара.
Моннан тыш, этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне яктыртуга багышланган журналистлар конкурсына 200дән артык, социаль ролик өчен иң яхшы сценарий бәйгесенә 20дән артык ролик юлланганын мисал итеп китерде ул.
Агентлык җитәкчесе урынбасары белдергәнчә, узган ел дәвамында ММЧда этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә кагылган 10 меңләп материал дөнья күргән. “Мәгълүматны халыкка җиткерүдә матбугат хезмәтләренең дә роле бик зур. Журналистларның эше сыйфатлы һәм җиренә җиткереп эшләнелгән булсын өчен, алга таба алар белән тыгыз элемтәдә булып, ярдәм итсәгез иде”, — дип мөрәҗәгать итте ул.
Гүзәл Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә, бу ике программаның мәдәни өлешен тормышка ашыруда ТР Мәдәният министрлыгы зур эш алып бара. “2014-2020 елларда ТРда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” дәүләт программасын гамәлгә кую өчен, бюджеттан 61 миллион сумга кадәр, ә икенче программа өчен исә 33,5 миллион сум күләмендә акча каралган.
Төрле милләтләрнең бәйрәмнәрендә узган ел дәвамында 200 меңләп кеше катнашкан. Алар арасында төркиләр, сляван мәдәнияте, керәшеннәр бәйрәмнәре, мисалга, Нәүрүз, Туган тел һәм Рус теле көннәре, Питрау, Сабан туе, “Татар моңы” телевизион җыр фестивале һ.б. – барысы 70 чара.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин да “Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2014-2016)” дәүләт программасы нигезендә башкарган эшләр буенча хисап тотты һәм чараларның алга таба да уздырылачагын әйтте.