Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы Йортларына яңа автобуслар өләштеләр

Халыклар Дуслыгы Йортларына яңа автобуслар өләштеләр

admin 23.11.2016

(23 ноябрь, 2016 ел) Республикада эшчәнлек алып баручы халыклар Дуслыгы Йортларына автобуслар тапшыру тантанасы узды. Ачкычларны ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. (ФОТО)

 

Республикада эшләүче халыклар Дуслыгы Йортларының транспорт чарасы булмау мәсьәләсе Татарстан халыклары Ассамблеясенең Мамадышта узган соңгы күчмә утырышында искә алынган иде. Күп тә үтмәде Республикадагы барлык халыклар Дуслыгы Йортлары микроавтобуслар белән тәэмин ителделәр. Транспорт чарасы булу әлеге оешмаларга халыкны күпләп колачларга мөмкинлек бирә, чөнки милли-мәдәни автономияләр коллективлары бик еш төрле районнарда күчмә очрашулар һәм концертлар оештыралар.

Вручение автобусов

Яңа автобусларга 5 халыклар Дуслыгы Йорты ия булды – Казан, Түбән Кама, Нурлат, Тәтеш һәм Менделеевск. Яр Чаллы һәм Лениногорста әлеге мәсьәлә шулай ук җайланган.

Парламент башлыгы әйтүенчә, икътисади авырлыкларга карамастан Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов халыклар Дуслыгы Йортларының мөһим эшчәнлек алып баруын искә алып транспорт чарасы белән тәэмин итү мәсьәләсендә булышлык күрсәтте.

Вручение автобусов

«РФ Федераль Җыелышы Федерация Советында милләтара һәм динара мөнәсәбләр буенча Советы утырыш үтте. Әлеге чарада Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслыгы Йортының эшчәнлеген югары бәяләделәр. Милләтара татулык һәм динара тынычлыкны саклау буенча башкарылучы зур эшнең бер өлеше булып мәдәният өлкәсендә үзара тәэсирләшү тора. Нәкъ менә халыклар Дуслыгы Йортларында төрле милләт вәкилләре мәдәни гореф-гадәтләре белән алмашалар. Транспорт мәсьәләсен җайлау нәтиҗәсендә без милли-мәдәни автономияләргә республикабызның төрле районнары һәм шәһәрләрендә концерт һәм башка чаралар оештыра алу, үзара эш тәҗрибәсе белән уртаклаша алу мөмкинеген тудырабыз», — дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Вручение автобусов

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57