Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов Минзәләдә яшәүче милләт вәкилләрен кунакка чакырды

Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов Минзәләдә яшәүче милләт вәкилләрен кунакка чакырды

admin 26.01.2018

(26 гыйнвар 2018) Минзәлә районының Мәлкән авыл җирлегендә Татарстан халыклары Ассамблеясенең Минзәләдәге вәкиллегенең 2017 елда башкарылган эшчәнлегенә йомгак ясалды.

мэлкэн2

Әлеге чарада Минзәләдә яшәүче милләт вәкилләре, район җитәкчелеге белән берлектә ТР Дәүләт Советы депутаты, Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов та катнашты.

Мәдәният йорты фойесында килгән кунакларны һәр милләт вәкиле үзләренең милли ризыклары белән үз телләрендә сәламләп каршы алдылар, кул эшләре күргәзмәсе белән таныштырдылар.

Залда, халык алдында чыгыш ясап, Татарстан халыклары Ассамблеясенең Минзәләдәге вәкиллеге җитәкчесе Ирина Михайлова, шулай ук керәшен һәм мари берләшмәләре җитәкчеләре дә башкарылган эшләре белән таныштырдылар, борчыган проблемаларын җиткерделәр. Район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев ведомствоара эш группасы эшчәнлеге хакында бәян итте.

мэлкэн3

Ирек Шәрипов Минзәләдә еш кунак була, үз чыгышында да ул бирегә дуслары янына килгәндәй бик теләп килүен әйтте. Төрле милләт вәкилләренең дус һәм бердәм булып яшәүләренә, телләрен, гореф-гадәтләрен саклауга үзләреннән зур өлеш кертүләренә рәхмәтен белдерде. Шулай ук милләтләр общиналарына юридик яктан теркәлгән булуның өстенлекләрен аңлатты.

–Иң беренче чиратта сез конкурсларда катнашып, төрле суммаларда грантлар ота аласыз. Мисал өчен, Татарстанда немецлар сан буенча күп түгел. Ләкин узган ел алар гомуми суммасы 3 миллионнан артык булган 3 төрле грант оттылар, әйтик, чувашлар 200 мең сум гына. Әгәр дә грантларда катнашу ниятегез бар икән, бу эштә документлар тутыруда, тиешле юнәлеш бирүдә без сезгә ярдәм итәчәкбез, – дип белдереде Ирек Илдусович.

Халыклар Дуслыгы йортында минзәләлеләр өчен дә ишекләр һәрвакыт ачык булуын әйтте Ирек Шәрипов.

Минзәлә

Продолжить чтение

Назад: Муса Җәлил альбомының электрон варианты эшләнә
Далее: «Шаян ТВ» татарча балалар каналы тәкъдим ителде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57