Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар дуслыгы йорты Казан, Томск һәм Пермь делегацияләрен кабул итте

Халыклар дуслыгы йорты Казан, Томск һәм Пермь делегацияләрен кабул итте

admin 17.09.2019

(17 сентябрь 2019) Бер көн эчендә Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты өч делегацияне кабул итте. Кунаклар Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йортының эшчәнлек акпектларын өйрәнделәр.

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге вәкилләренә Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге, аның материаль-техник тәэмин ителеше, структурасы һәм штаты турында оешманың директоры, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары Ирек Шәрипов сөйләде. Ассамблея һәм Дуслык йорты Үзәк белән күптәннән хезмәттәшлек итәләр, шул исәптән уртак проектларны чынга ашыралар (мисалга, «Татарстан халыкларының бәйрәм әйләнеше» балалар интерактив энциклопедиясе).

Визит представителей РЦ РТК (17.09.19)

Яшьләр сәясәте өлкәсендәге эшчәнлек һәм чит ил студентлары белән алып барылучы эш турында Милли тикшеренү Томск дәүләт университеты делегатлары сораштырды. Бу юнәлеш буенча сорауларга Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров һәм Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова җавап бирде.

Делегация из НИ ТГУ (17.09.19)

Яшьләр Ассамблеясе проектлары турында сөйләгәндә, Тимур Кадыйров кунакларны якынлашучы шимбәдә Милли костюм көне кысаларында Кремль яр буенда узачак «Мәдәният бизәкләре» этноконфессиональ фестиваленә чакырды.

Делегация из НИ ТГУ (17.09.19)

Татарстан халыклары телләрен саклау өлкәсендә алып барылучы эш турында Пермь крае вәкилләренә сөйләделәр. Очрашуда Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры, Казан шәһәре грузиннарының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Майя Хухунашвили, Казан шәһәре мариларының миллимәдәни автономиясе җитәкчесе Людмила Мусихина һәм ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Марина Иванова катнашты.

IMG_5383

Очрашу барышында Тәтеш районы белән видеомост тоташтырылды. Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков һәм Татарстан халыклары Ассамблеясенең Тәтеш районындагы вәкиллеге җитәкчесе Александр Дубровский чарада катнашучыларга җирле милли-мәдәни автономияләр эшчәнлеге, Дуслык йорты, милли мәгариф өлкәсендәге эш турында сөйләделәр.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: “Әкият” театрында балалар өчен кыш көне “Татарча дискотека” программасы куелачак
Далее: Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты Европа һәм Азия халыкларын берләштерде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57