Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар дуслыгы йорты хореографы «ТР атказанган артисты» исеменә лаек булды

Халыклар дуслыгы йорты хореографы «ТР атказанган артисты» исеменә лаек булды

admin 15.11.2018

(15 ноябрь 2018) ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт бүләкләре тапшырды. Халыклар дуслыгы йортының «Алтын» ансамбле сәгать җитәкчесе Гөлнара Гыймаева «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булды.

Дәүләт бүләге мәгариф, сәламәтлекне саклау, дәүләт идарәсе өлкәсе хезмәткәрләре, фән һәм мәдәният, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм башка тармак әһелләре – барлыгы 49 кешегә тапшырылды.

31347_pic

«Бу залда икътисад, иҗтимагый, мәдәни, мәдгариф, җитештерү, сәнәгать өлкәләрендә үз-үзен күрсәтә алган 50гә якын татарстанлы утыра. Биредә дәүләт хезмәткәрләре, депутатлар, Федерация Советы әгъзалары бар. Сез Татарстанның иҗтимагый-икътисади үсеше өчен башкарган зур хезмәтегез өчен тиешле бүләкләрегезне аласыз», — дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

31385_pic

Болгар ислам академиясенең канцелярия мөдире Зөбәрҗәт Фазылшинага «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды.

«Алга таба да республикадагы халыклар арасында тынычлык, дуслык һәм аңлашу булсын өчен әлеге академия аеруча да зур роль уйнарга тиеш», — дип сөйләде ТР Дәүләт советы рәисе.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәриповның туган көне
Далее: Ирек Шәрипов Милләт эшләре буенча федераль агетлыктан бүләккә ия булды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57