(12 ноябрь 2018) 20 ноябрь көнне Казанда Россиякүләм Балаларга хокуки ярдәм көне узачак. Бу уңайдан Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты гражданнарны кабул итү оештырылачак.
Шәһәрнең район администрацияләре һәм Халыклар дуслыгы йортында ятим балалар, әти-әни карамагыннан мәхрүм калган балалар, гаиләсенә әти-әни карамагыннан мәхрүм калган баланы алырга теләүчеләр, уллыкка яки кызлыкка алучылар, инвалид балалар һәм аларның законлы вәкилләренң хокукларын яклау буенча гражданнарга ярдәм күрсәтеләчәк һәм лекцияләр укылачак.
Халыклар дуслыгы йортында консультацияне 10:00-13:00 вакыты аралыгында алырга мөмкин.
Халыкны кабул итү түбәндәге адреслар буенча үтәчәк:
Авиатөзелеш һәм Яңа савин районнары – Волгоградская урамы, 32 нче йорт адресы буенча 13.00тән 18.00 сәгатькә кадәр (305 каб., тел.519-34-15).
Вахитов һәм Идел буе районнары – Ипподром урамы, 14нче йорт адресы буенча 14.00дән 17.00 сәгатьтә кадәр (40 каб., тел.264-30-86).
Киров һәм Мәскәү районнары – Восстание урамы, 82 нче йорт адресы буенча 16.00дән 17.00 сәгатьтә кадәр (119 каб., тел.557-76-84).
Совет районы – Шуртыгин урамы, 1 нче йорт адресы буенча 14.00дән 17.00 сәгатьтә кадәр (107 каб., тел.272-17-97).
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге