Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар дуслыгы Йорты сәхнәсендә Латыйн Америкасы музыкантлары чыгыш ясаячак

Халыклар дуслыгы Йорты сәхнәсендә Латыйн Америкасы музыкантлары чыгыш ясаячак

admin 09.04.2017

(9 апрель, 2017 ел) 20 апрель көнне «Континентлар бердәмлеге» халыкара проекты кысаларында Татарстан халыклары Ассамблеясе Мексиканың «Cuarteto Ventura» квартеты катнашында концерт прогаммасын тәкъдим итә. Чарада Латыйн Америкасы, Мексика, рус халык һәм заманча композицияләр яңгыраячак.

 

IMG_3612а

Концерт программасында шулай ук ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Измайлова, Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының «МираS» инструменталь ансамбле, «Салават купере» халык бию ансамбле, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты Олег Мачин, «Казан» ансамбле солистлары һәм П.И.Чайковский исемендәге №1 балалар музыка мәктәбенең кече хоры катнаша.

афиша 20 апреля

Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслыгы Йорты коллективлары «Cuarteto Ventura» квартеты белән 2016 елның июль-август айларында узган Халыкара фестиваль турнесы вакытында таныштылар.

«Cuarteto Ventura» коллективы 1997 елда оешкан. Коллектив репертуарында – Мексика образлары, Латыйн Америкасы халык һәм заман музыкасы. Квартет чыгышлары вокаль һәм инструменталь жанрдагы әсәрләрне югары дәрәҗәдә башкару белән аерылып тора. Коллектив актив рәвештә Европа һәм Америка (АКШ, Франция, Испания, Португалия һәм башкалар) илләре буенча гастрольләрдә йөри, Халыкара фестивальләрдә еш катнаша.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында чыгыш ясаганнан соң коллектив республиканың башка мәйданнарында да үз программасын тәкъдим итәчәк:

21 апрель — Казан, С.Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният сарае;

24 апрель — Казан, Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багъланышлар институты һәм Казан федераль университетының Казан халыкара лингвистика үзәге;

25 апрель — Алабуга, шәһәр Мәдәният йорты;

26 апрель — Әлмәт, Яшьләр үзәге;

27 апрель — Лаеш, район Мәдәният йорты.

Концерт һәм билетлар турында тулырак мәгълүматны 246-02-48 һәм 8-909-306-70-22 телефоннарына шалтыратып белергә мөмкин.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57