Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар дуслыгы йорты үткәргән уен җиңүчесенә фирмалы футболка тапшырдылды

Халыклар дуслыгы йорты үткәргән уен җиңүчесенә фирмалы футболка тапшырдылды

admin 03.07.2020

(3 июль 2020) 24 июнь көнне Мәскәүдә үткән юбилей Җиңү Парады уңаеннан Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты уен игълан иткән иде. Бу көннәрдә уенга нәтиҗә ясалды һәм аның җиңүчесе дип Казаннан Лилия Шакирова танылды.

Уенда катнашу өчен Дуслык йортының Вконтакте челтәрендәге рәсми сайтына язылып, «Татариядә яшәүче яки армиягә алынган ничә фронтчы 1945 елда Мәскәүдә үткән Җиңү Парадында катнашкан?» дигән сорауга дөрес җавап бирергә кирәк иде. Барлык катнашучылар арасыннан нәкъ менә Казан шәһәреннән Лилия Шакирова барлык шартларны төгәл үтәде. Аңа Дуслык йортының фирмалы футболкасы тапшырылды. Котлыйбыз!

KJokBPVbJWY

Дөрес җавап. Дүрт томнан торган «Җиңүчеләр» Бөтенроссия басмасы мәгълүматлары буенча, җиңүле 1945 елның июнь аенда Кызыл мәйдан буенча республикада яшәүче яки армиягә алынган 69 фронтчы маршлап үткән.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57