Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы йорты вәкилләре һәйрия концертында чыгыш ясады

Халыклар Дуслыгы йорты вәкилләре һәйрия концертында чыгыш ясады

admin 16.05.2018

(16 май 2018) Халыкара гаилә көне уңаеннан Татарстан Республикасы Чистай районының Каргалы авылында «Пар канатлар» традицион һәйрия концерты узды. Чарада Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты артистлары да чыгыш ясады.

Чара программасына татар гаиләләренә багышланган әдәби-музыкаль әсәрләр кертелгән иде.

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортыннан солистлар Вадим Захаров, Рүфия Гыйльметдинова һәм Анжелика Вакилова катнаштылар. Концертның режиссеры һәм хедлайнеры – РТ халык артисты, РТ атказанган мәдәният хезмәткәре Фәннүр Хәсәнов.

DSC_0261

Әлеге чара – «Татарстан радиосы»нда 20 ел дәвамында эфирга чыгучы «Пар канатлар» радиопрограммасының сәхнәләштерелгән варианты. Бу – проектның үзенчәлеге дә булып тора. Концертның радиочыгарылышы 15 май көнне эфирга чыкты.

Бәйрәмне оештыручы һәм булдыручы – РДТРК «Татарстан» баш редакторы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Хөсәен Ямашев исемендәге журналистлар премиясе лауреаты һәм «Бәллүр каләм» республикакүләм конкурсы җиңүчесе Разин Нуруллин.

IMG_20180512_184104_614

Киләсе концерт 19 май көнне Татарстанның Яңа Чишмә районы Акбүре авылында узачак.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстан Республикасы халыкларының традицион мәдәният бәйрәмнәренә рәхим итегез
Далее: Казанда милләтара шахмат турниры узды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57