Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар дуслыгы йортында антропологлар һәм этнологлар Конгрессының секция утырышлары узды

Халыклар дуслыгы йортында антропологлар һәм этнологлар Конгрессының секция утырышлары узды

admin 03.07.2019

(3 июль 2019) Дәүләт милли сәясәте һәм илдәге традицион Россия буддизмы мәсьәләләре Россия Антропологлар һәм этнологларының XIII Конгрессы секцияләренең беренче эш көне темасы булды. (ФОТО)

Заседания секций №24, 41 Конгресса антропологов и этнологов ( 03.07.19)

Секцияләр эше кысаларында катнашучылар Россия буддизмының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге аспектларын карадылар, шулай ук тарихи тәҗрибә һәм заман процесслары контекстында 2025 елга кадәр Россия Федерациясенең Дәүләт милли сәясәте стратегиясен чынга ашыру турында фикер алышуны башлап җибәрделәр.

Заседания секций №24, 41 Конгресса антропологов и этнологов ( 03.07.19)

«Россиядә Дәүләт милли сәясәте: тарихи тәҗрибә һәм заман процесслары» дип исемләнгән № 41 Секция утырышында Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов чыгыш ясады. Россиянең танлыган сәясәт һәм икътисад әһеле, Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты директоры урынбасары, сәяси фәннәр докторы Владимир Зорин әлеге Секциянең рәисе иде.

Заседания секций №24, 41 Конгресса антропологов и этнологов ( 03.07.19)

Эре фәнни форумның оештыручылары: РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Милләтләр эше буенча Федераль агентлык, ТР хөкүмәте, Россиянең фундаменталь тикшеренүләр фонды һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты булышлыгы белән Россиянең антропологлар һәм этнологлар Ассоциациясе, Россия Фәннәр академиясенең Н.Н. Миклухо-Маклая исемендәге Этнология һәм антропология институты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Ш. Мәрҗани исемендәге Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе.

Тематик секцияләр утырышлары Халыклар дуслыгы йортында 5 июльгә кадәр узачак.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Фәрит Мөхәммәтшин:»Булачак этнологлар – Татарстанның стратегик кадрлар ресурсы»
Далее: Казанда Дания Казакованың шәхси күргәзмәсе ачылды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57