Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар дуслыгы йортында антрополог һәм этнологлар Когрессының секция утырышлары төгәлләнде

Халыклар дуслыгы йортында антрополог һәм этнологлар Когрессының секция утырышлары төгәлләнде

admin 05.07.2019

(5 июль 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында өч көн дәвамында традицион Россия буддизмы, дәүләт милли сәясәте һәм коммуникация системасы буларак бәйрәм-йола мәдәнияте мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Секция утырышларында Россиянең эре галимнәре, хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов, Россия Фәннәр академиясенең Н.Н. Миклухо-Маклая исемендәге Этнология һәм антропология институтының фәнни җитәкчесе, Россия Фәннәр академиясе академигы Валерий Тишков һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов дөньяда һәм илдә барган төрле процесларны ничек күзаллаулары турында сөйләделәр.

Россиянең танлыган сәясәт һәм икътисад әһеле, Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты директоры урынбасары, сәяси фәннәр докторы Владимир Зорин әлеге Секциянең рәисе иде.

Казан (Идел буе) федераль университеты бинасында ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады:

«Конгрессның Казанда узуы символик мәгънәгә ия. Гасырлар дәвамында республикабыз башкаласы — көнбатыш белән көнчыгыш арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне бәйрәүче буын. Татарстан төрки, славян һәм фин-угыр халыкларын, ислам һәм христиан цивилизацион һәм әхлакый башлангычларны берләштерде», — дип сөйләде ул.

«Кешеләр үз тамырларын белергә, ата-бабалары гореф-гадәтләрен лаеклы дәвам итүче булырга телиләр», — дип өстәде Фәрит Мөхәммәтшин.

Эре фәнни форумның оештыручылары: РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Милләтләр эше буенча Федераль агентлык, ТР хөкүмәте, Россиянең фундаменталь тикшеренүләр фонды һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты булышлыгы белән Россиянең антропологлар һәм этнологлар Ассоциациясе, Россия Фәннәр академиясенең Н.Н. Миклухо-Маклая исемендәге Этнология һәм антропология институты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Ш. Мәрҗани исемендәге Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанда Дания Казакованың шәхси күргәзмәсе ачылды
Далее: Фәрит Мөхәммәтшин: «Россия күпмилләтле халкының йолалары белән яши»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57