(6 август 2018) 7 август көнне 16:00 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йортының тамаша залында «Единение» күргәзмәсе ачылачак.
Владимир Попов — Казанлы, Татарстан Республикасының Халык рәссамы һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган рәссамы. Ул Берлинны алуда катнашкан, Кызыл Йолдыз ордены, ике сугыш Ордены һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнгән. Озак еллар ул живопись һәм графика реалисты булып торган.
Ислам каллиграфиясе белән рәссам тәүге тапкыр 72 яшендә кызыксынып китә һәм бары тик әлеге стильдә эшләүгә күчә. Бүгенге көнгәчә аның тарафыннан 700 эш тудырылган.
«Бердәмлек — минем тормышым һәм иҗатыма туры килүче төп сүз! Бу йөрәк, аң һәм рух берлеге. Кешелек һәм илаһилык. Рус һәм татар мәдәнияте, көнчыгыш һәм көнбатыш, реалистик живопись, графика һәм мөселман каллиграфиясе бердәмлеге. Рәсем һәм Сүз. Үз үзенчәлеген саклаучы халыклар бердәмлеге. Күптөрлелектәге бердәмлек. Дин һәм фән, Ислам һәм Христианлык, иман һәм аң бердәмлеге», — дип сөйли Владимир Попов.
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узачак күргәзмә ачылышында Владимир Попов һәм аның укучылары (Гөлназ Исмәгыйлева, Роза Хуҗина, Татьяна Дулеева, Газинур Рахматуллин, Илья Чирков, Расихә Фәизова, Хуршид, Юрий Филимонов) эшләре белән танышырга мөмкин булачак.
Шулай ук Джозеф Черчвурд (Яңа Зеландия), Исмет Кетен (Төркия), Мухаммед Кармад һәм Хассан Мегри (Марокко) кебек танылган каллиграфлар эшләре дә тәкъдим ителәчәк.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге