Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар дуслыгы Йортында чигелгән картиналар күргәзмәсе ачыла

Халыклар дуслыгы Йортында чигелгән картиналар күргәзмәсе ачыла

admin 23.03.2017

(23 март, 2017 ел) 31 мартта Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Татьяна Рудницкаяның «Шигърият һәм мәхәббәт гаммасында чигелгән фантазия» исемле персональ күргәзмәсе ачыла.

 

fg5059

Экспозициядә тигез өслектә чигелгән, рококо техникасын һәм графика стилен кулланып чигелгән 50дән артык эш тәкътим ителәчәк. Бу — пейзаж, натюрморт, Казан гыйбадәтханәләре сурәтләре, Олимпиада талисманнары, портретлар. Күргәзмәдә шулай ук Поленов, Васильев, Сафронов, Щедрин һәм башка танылган рәссамнар картиналары мотивлары буенча ясалган эшләр булачак.

Татьяна Рудницкая сөлге чигү белән генә шөгыльләнми, ә шигырьләр дә яза. Булачак күргәзмә аның 16 еллык сәнгать эшчәнлегенә һәм авторның 2016 елда басылган «Энәдән туган живопись» трилогиясенә багышлана. Китап битләрендә авторның 60 төрле кул чигүе эше сурәте һәм шигырьләре басылган. Әлеге басманы автор үзенең оныгына багышлаган.

Татьяна Рудницкая 15 коллектив күргәзмәдә катнашкан: Милли музейда, Горький исемендәге музейда, Рәссамнар союзының күргәзмә залында, «Казан» милли-мәдәни үзәгендә, «Эрмитаж-Казанҗ» үзәгендә, «Осталар шәһәре»ндә, «Арт-галерея»да.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57