Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы йортында «Данлы Җиңү безнең хәтерләрдә» концерты узды

Халыклар Дуслыгы йортында «Данлы Җиңү безнең хәтерләрдә» концерты узды

admin 20.04.2018

(20 апрель 2018) Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе Бөек Ватан сугышы Җиңүенең 73 еллыгына багышланган «Данлы Җиңү безнең хәтерләрдә» дип исемләнгән чара оештырды. (ФОТО)

Проектның төп фикере — Бөек Ватан сугышы авырлыгын, ул китергән газап-кайгыларны шул еллар балалары күзләре белән күрсәтү. Сугыш чоры балаларын Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары һәм Татарстан Республикасының Балтач районыннан килгән балалар күрсәтте.

Концертная программа "Мы помним славную Победу" (20.04.18)

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, тамашачыларга мөрәҗәгать итеп, сәхнәдә Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йортының иң кадерлеләре — балалар чыгыш ясавын билгеләп үтте һәм якшәмбе мәктәбе укучылары әти-әниләренә зур рәхмәтен белдерде.

Концертная программа "Мы помним славную Победу" (20.04.18)

«Дөнья йөзендә булган әлеге иң явыз сугыштагы Җиңүебез турында искә алып тору мөһим. Чөнки тыныч тормышны саклап кала алган әтиләребез, бабаларыбызның батырлыгын без һәрчак истә тотарга тиеш», — дип сөйләде Ирек Шәрипов.

Шулай ук ул балалары белән Курск районы янында барган сугышта хәлак булган бабасы каберенә барып кайтуы турында әйтеп үтте.

Бер халык, ил үзен башка халыклардан өстен күреп, аларның борынгы бабалары җирендә яшәү һәм туган телләрендә сөйләшү хокукларын боза башлаган очракта сугышлар барлыкка килә, дип сөйләде Ирек Шәрипов. Ул мондый уй-фикерләрне җәмгыятьтә таратырга ярамаганлык турында әйтте.

«Бу хакта без Татарстан халыклары Ассамблеясендә еш сөйләшәбез, бу — Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы милли сәясәте асылы. Хокуклары башкалардан күберәк булган халыклар юк, аларның барысы да бертөре», — дип үз фиерен җиткерде Дуслык йорты директоры.

Концертная программа "Мы помним славную Победу" (20.04.18)

Концерт кысаларында Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары сугыш, батырлык һәм хәтер турында җырлар һәм биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Милли төсмер дә алды бу бәйрәм: рус, украин, татар телләрендә чыгышлар яңгырады, Кавказ халыклары биюләре тәкъдим ителде.

Концертная программа "Мы помним славную Победу" (20.04.18)

«Мин күз яшьләремне тыя алмадым, — дип сөйләде тамашачы, казанлы Мария Евсеева. — Сугыш чорында мин әле бик бәләкәй кыз идем, әмма курку хисе гомергә күңелдә уелып калды. Сугыш турында онытырга ярамый, андый афәт яңадан кабатланмасын өчен Җиңүнең нинди авырлыклар белән бирелгәнлеге турында искә алып торырга кирәк. Оештыручыларга бу чара өчен зур рәхмәтемне белдерәм».

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Дуслыгы йортында Казан ветераннарына бушлай юридик ядәм күрсәтәчәкләр
Далее: Татарстан милли музее чулпылар ясарга өйрәтте

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57