Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы йортында Донецктан килгән рәссам күргәзмәсе ачылды

Халыклар Дуслыгы йортында Донецктан килгән рәссам күргәзмәсе ачылды

admin 28.09.2017

(28 сентябрь, 2017 ел) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Донецктан килгән рәссам, СССР рәссамнар Союзы әгъзасы Равил Акмаев эшләре күргәзмәсе ачылды.  (ФОТО)

Равил Акмаев — рәссам һәм сынчы, «Рассам» Мәскәү татар-башкорт рәссамнары иҗат союзы әгъзасы. Аның тарафыннан тудырылган сыннар композициясе Донецкның визит карточкасы булып тора. Равил Акмаев — 10 союзкүләм һәм республикакүләм плакат конкурслары лауреаты, иллеләп шәхси күргәзмә катнашучысы. Аның эшләре күп кенә илләрдәге музей һәм шәхси коллекцияләрдә үз урынын алган (Россия, Украина, Венгрия, Польша, АКШ).

Открытие выставки Равиля Акмаева

Татарстан белән Донбасс арасындагы күптәнге элемтәне искә алып күргәзмә ачылу тантанасында ТР атказанган артисты Филүс Каһиров башкаруында «Шахта» татар халык җыры яңгырады. Донбасстагы татар общинасы урта Идел буе халыкларының күбесе күмер шахталарына шахтер булып эшләргә киткән вакыттаXIX гасырның икенче яртысында формалаша.

Открытие выставки Равиля Акмаева

Рәссамга атап котлау сүзләре Татарстан Президенты каршындагы эчке сәясәт Департаментының милли сәясәтне томышка ашыру Идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов, ТР Мәдәният министрылыгының музей эшен үстерү бүлеге җитәкчесе Дамир Натфуллин, Донецк Республикасы сәнгать музее директоры Надежда Анищенко, Татарс анның Халыклар Дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова, ТР рәссамнары Союзы рәисе, Татарстандагы Россия рәссамнары Союзы рәисе Зөфәр Гыймаевтан яңгырады.

Открытие выставки Равиля Акмаева

ТР Мәдәният министрылыгының музей эшен үстерү бүлеге җитәкчесе Дамир Натфуллин әйтүенчә, Татарстанда Донецк халык республикасы рәссамнары эшләре беренче тапкыр үткәрелә. Киләсе елга ТР Мәдәният министрлыгы бүгенге чарага җавап итеп Донецк халык республикасында күргәзмә оештырырга планлаштыра.

Равил Акмаевның эшләре Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында ай дәвамында торачак. Теләге булган һәркем күңеленә хуш килгән эшне сатып ала ала.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Сарман районында узган «Сөлге туе»на әзерләнгәндә 1000 сөлге чигелгән
Далее: Казанда Дуслык һәм татулык дәресләренең чираттагы сезоны ачылды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57