Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар дуслыгы йортында Дөньякүләм мәдәният көне үтәчәк: 16 апрель 12:00 сәгатьтә

Халыклар дуслыгы йортында Дөньякүләм мәдәният көне үтәчәк: 16 апрель 12:00 сәгатьтә

admin 07.04.2018

16 апрель көнне Казан Рерихлар җәмгыяте инициативасы буенча Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Дөньякүләм мәдәният көненә багышланган чаралар циклы узачак.

12:00 сәгатьтә «Николай Рерихның Үзәк-Азия экспедициясе тәмамлануга 90 ел» исемле косплекслы күргәзмә ачылачак. Биредә галимнең картиналары репродукциясе, Казан Рерихлар җәмгыяте рәисе Наилә Әбделманованың фотокартиналары, шулай ук бурят рәссамы Ширап Доржиевның картиналары тәкъдим ителәчәк.

12:30 сәгатьтә «Мәдәният – дөнья халыкларын берләштерүче магнит» исеме астында конференция үз эшен башлаячак. Анда мәктәп укучылары һәм укытучылары, галимнәр һәм студентлар, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре катнашачак. Аларның чыгышлары мәдәниятнең төрле аспектларын яктыртачак: фән, сәнгать, фәлсәфә.

«Сантош» һинд биюе ансамбле катнашында концерт программасы да үтәчәк дип планлаштырыла.

Чаралар циклын оештыручылар: Казан Рерихлар җәмгыяте, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты (КФУ), КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәдәният идарәсе, Татарстан халыклары Ассамблеясе, Казан шәһәре бурятларының милли-мәдәни автономиясе, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты, Татарстан һәм Һиндстан арасындагы мәдәни элемтә үзәге, ТР Милли музее, Н.И. Лобачевский исемендәге Академия лицее, З.В. Хәбибуллин исемендәге №7 Балалар музыка мәктәбе, ТР Мәгарифне үстерү институты.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Болгарда «Чәк-Чәй» гастрономия фестивале узачак
Далее: Халыклар Дуслыгы йортында шигърият халыкларны берләштерәчәк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57