(22 октябрь 2019) Унлап экскурсовод «Зөя утрау-шәһәрчеге» Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы оештырган җыелышта катнашты. Чара Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында үтте.
Әлеге җыелыш 2019 елның 7, 12, 13 14 һәм 19 нояберендә оештырылачак лекцияләргә кереш булып тора. Лекцияләр узганнан соң экскурсоводлар Зөя территориясендә экскурсия уздыру хокукын алу буенча аккредитация үтәчәкләр.
Нәтиҗәдә, укуларда катнашучыларга экскурсиянең мәгълүмати материалларын һәм технологик карталарын тапшырачаклар.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге