Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы йортында Фәнилә Хәбированың юбилей концерты узды

Халыклар Дуслыгы йортында Фәнилә Хәбированың юбилей концерты узды

admin 30.09.2017

(30 сентябрь, 2017 ел) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Башкортостан Республикасының атказанган артисты, Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе мөгаллиме Фәнилә Хәбированың юбилей концерты узды. (ФОТО)

Талантлы музыкант һәм мөгаллимне котларга дип кичәгә аның хезмәттәшләре, якыннары, дуслары һәм ибаты битараф булмаган казанлылар килгән иде.

IMG_0162

Фәнилә Хәбированы Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Майя Хухунашвили, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева котлады.

«Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең бер генә чарасы да Фәнилә Алмагеевна тудырган иҗат номерларыннан башка үтми. Алар — безнең бренд булып торалар», — дип сөйләде Майя Хухунашвили.

Шулай ук котлау сүзләрен Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортостан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь, журналист Роберт Миңнуллин һәм Фәнилә Хәбирова белән эшләүче композиторлар да җиткерделәр.

IMG_0127

Фәнилә Хәбированың Татарстан халыклары Ассамблеясендә тудырган иң төп проектларының берсе — ул «Жемчужинки» күпмилләтле вокаль ансамбль. Ансамбль солистлары — татар, рус, башкорт, чуаш, әрмән, грузин, әзербайҗан, төркмән милләте вәкилләре — популярлашкан «Казаным урамнары» һәм «Татарстан — туган йортыбыз» җырларын башкардылар.

«Жемчужини» ансамбленнән кала юбиляр һәм тамашачылар өчен үз иҗат номерларын ТР атказанган артисты Айдар Гәбдинов, Фидәрис Мортазин, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты солисты Анжелика Вакилова, «Сантош» һинд биюе ансамбле, «Сантош» кавказ биюе халык ансамбле һәм башка артист һәм коллективлар тәкъдим итте.

IMG_0252

Фәнилә Хәбирова үзе Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының «Мирас» инструменталь ансамбле аккомпанементы астында татар, рус, башкорт, украин телләрендә җырлар башкарды. Шулай ук Мәскәүдән килгән кунаклар өчен махсус рәвештә «Кудерушки» славян җыры халык ансамбле җитәкчесе Светлана Измайлова белән «Подмосковные вечера» җырын башкарды.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Дуслыгы йортында гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәттеләр
Далее: Рәкит Аллабирде: «Әсәрләремдә татарларның башкортлар белән дус яшәгәннәрен чагылдырам»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57