Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы йортында грантларга гариза бирү тәртибе буенча укыту узды

Халыклар Дуслыгы йортында грантларга гариза бирү тәртибе буенча укыту узды

admin 06.09.2017

(6 сентябрь, 2017 ел) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында коммерцияле булмаган оешмалар өчен түгәрәк өстәл үтте. Анда әлеге вакытта актуаль булган грантларга гариза бирү һәм документлар рәсмиләштерү тәртибе буенча сораулар каралды.

Актуаль грантлар белән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Президент Аппараты вәкилләре таныштырды.

IMG_1208

Түгәрәк өстәл барышында гариза бирү вакытында документларны дөрес тутыру, максат һәм бурычларны билгеләү, шулай ук бүгенге көндәге төп грант бирүчеләр һәм грант системасы ярдәмендә алып барылучы иҗтимагый тормыш юнәлешләре турында сөйләштеләр.

IMG_1211

Мондый укулар еш оештырыла. Аларның уңай нәтиҗәсе булып Татарстан халыклары Ассамблеясе составына кергән милли-мәдәни автономияләр тарафыннан отылган грантлар динамикасы тора. Соңгы еллар дәвамында милли-мәдәни берләшмәләр тарафыннан 16 миллион сумлык 60тан артык иҗтимагый-мәдәни проект тормышка ашырылган. Шуларның соңгысы — Татарстан Республикасы немецларының милли-мәдәни автономиясенеке. Аларга «100 ел элек булган Казан фотосурәтләрдә һәм открыткаларда» тарихи-мәдәни-сәгать китап-альбомын бастыру өчен Россия Презеденты гранты бирелде.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Равил Гайнетдин: «Казан кинофестивале кебек фестиваль дөньяда юк»
Далее: Республикакүләм фин-угыр халыклары иҗаты фестивале

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57