(29 сентябрь, 2017 ел) Бүген Татарстанның Юстиция министрлыгы, якынлашып килүче Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Халыклар дуслыгы йортында бушлай юридик ярдәм күрсәтү өчен гражданнарны кабул итә.
Әлеге чара «Россия Федерациясендә бушлай хокукый ярдәм күрсәтү» федераль законы, «Татарстан Республикасында гражданнарга бушлай хокукый ярдәм күрсәтү турында» республика законын гамәлгә ашыру максатыннан оештырылган.
Халыкны кабул итүгә Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең территориаль органнары, җирле үзидарә органнары, ведомство вәкилләре, адвокат һәм нотариуслар — барлыгы 20 гә якын белгеч җәлеп ителгән. Бу хакта интервьюда Татарстанның юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов белдерде.
«Юстиция министрлыгы законнарга үзгәрешләр кертелү белән бәйле рәвештә, гражданнарны вакытында хәбәрдар итеп барырга кирәк дип саный. Нәкъ менә бүген өлкән яшьтәге гражданнарга өстенлек биреләчәк. Аларга квалификацияле юридик ярдәм күрсәтү һәрвакыт актуаль санала. Алар бүген үзләрен борчыган барлык сораулар белән мөрәҗәгать итә ала, шуңа күрә мөмкин булганча барлык өлкә хезмәткәрләрен чакырдык. Структур ведомстволар бик рәхәтләнеп теләктәшлек күрсәтте, чөнки гражданнарны сәламәтлек саклау, мирас белән бәйле, торак, пенсия белән тәэмин ителеш, социаль мәсьәләләр һәрдаим борчый. Аннары кайсы юнәлешләр буенча аеруча күп мөрәҗәгатьләр булуына йомгак ясаячакбыз. Безнең өчен юридик ярдәмне киң колачлы, квалификацияле итеп күрсәтү мөһим», — дип ассызыклый Айнур Галимов.
Әңгәмәдәш сүзләреннән аңлашылганча, чара Өлкәннәр көненә багышланса да, теләге булган һәркем килә ала, беркемне дә борып җибәрмәячәкләр.
Юстиция министрлыгы мондый чараларны даими рәвештә уздыра, кимендә кварталга бер тапкыр.
«Урыннарга да чыгабыз, хакимият халыкны борчыган сорауларны белеп торырга тиеш. Хакимият һәм гражданнар арасында аңлашылмаучанлык булырга тиеш түгел, без гел үзара элемтәдә. Шушындый кабул итү көннәре нәтиҗәсендә ике арада элемтә барлыкка килә. Без сорауларның барысын да хәл итеп барырга тиеш, мәсьәләләрне контрольдә тоту өчен анкета тутырттырабыз, алар ачык калырга тиеш түгел. Безнең өчен төп бурыч — кешенең мәсьәләсе хәл ителгәнме-юкмы — шуны ачыклау. Кемдер, әйтик, без кушкан документларын тиешле урынга тапшыргач, хәбәрсезлектән яңадан борчылып мөрәҗәгать итә икән, без әле көтәргә вакыт бар, борчылмагыз дип тынычландырабыз», — дип белдерде Айнур Галимов.
Хәзер мондый очрашулар нәтиҗәсендә, гражданнарның хокукый белеме дә арткан. «Алар безгә түгел, ә турыдан-туры үзләренең мәсьәләсе белән бәйле ведомстволарга мөрәҗәгать итә», — ди министрның беренче урынбасары.
Айнур Галимов бүгенге чара турында алдан хәбәр ителүен әйтте, һәм алдан язылу да кирәк булмаган.
«Бу көн турында гражданнарга Юстиция министрлыгы сайтында, массакүләм мәгълүмат чараларында да игълан булды. Бүген нотариус, адвокат, социаль яклау, җир белән бәйле белгечләр — барысы да эшли. Безгә бирелгән вакыт 13.00 гә кадәр дип билгеләнсә дә, без соңгы кешегә кадәр кабул итәбез, беркемне дә борып җибәрмибез», — диде ул.
Моңа кадәр бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча чара 19 нчы июльдә үткәрелгән булган, анда 100 гә якын кеше кабул ителгән. Мәгълүмат өчен. Татарстанда 2017 елның беренче кварталында 7 мең 148 кеше, икенче кварталда 5 мең 919 кешегә бушлай юридик ярдәм күрсәтелгән. Бүген күпме кеше кабул ителәчәге соңрак билгеле була.