Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы йортында грек телен үзләрштерергә мөмкин

Халыклар Дуслыгы йортында грек телен үзләрштерергә мөмкин

admin 04.12.2017

(4 декабрь 2017) Татарстан Республикасының грек милли-мәдәни автономиясе Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында грек телен өйрәнү буенча беренче дәрес оештырды.

 

IMG-20171204-WA0010

Грек общинасының яшьләр бүлеге җитәкчесе Илья Анастасов әйтүенчә, әлеге идея күптән барлыкка килгән.

«Биредә, Татарстанда, туган һәм үскән грек милләтлеләр үз телләрен бөтенләй белми диярлек. Нәкъ менә шуңа күрә без әлеге курсларны оештырдык та инде», — дип сөйләде Илья Анастасов.

Беренче дәрестә 12 кеше катнашты: Татарстан һәм Волжск (Марий Эл) грек яшьләре активистлары. Аларга грек теле үзенчәлекләрен грецияле Александр Параскевов өйрәтә. Дәресләр Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында һәр атнаның шимбәсендә 17:00 сәгатьтә узачак.

 2018 елда Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә грек бүлеген ачу планлаштырыла. Болай эшләү киләчәктә балаларга да грек телен өйрәнү мөмкинлеген булдырачак..

Грек теле курсларын оештыручылар әйтүенчә, дәресләр грек яшьләре өчен генә түгел. Теләге булган һәркем бирегә килеп үзе өчен яңа булган тел үзләштерә ала. Яшьләргә кушылырга теләүчеләр +7937_577_ 77_15 номеры аша ашалтыратып Илья Анастасовка мөрәҗәгать итә ала.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Мордва кызы Наталья Сабитова: «Көн саен бер-ике татар сүзен отып, сөйләмемә кертергә тырышам»
Далее: Татарстан башкаласында “Күп милләтле Казан музыкасы” I фестиваль ачылды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57