Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар дуслыгы йортында иң әйбәт фотографларны бүләкләделәр

Халыклар дуслыгы йортында иң әйбәт фотографларны бүләкләделәр

admin 22.12.2018

(22 декабрь 2018) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган «Татар халкының этнографик мозаикасы» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. (ФОТО)

Фотоконкурс Татарстанда һәм чит төбәкләрдә татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын популярлаштыруга, татар халкының милли үзенчәлеген саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Этнографическая мозаика татарского народа

Эшләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителде: «Халык-гамәли сәнгате. Гореф-гадәтләр һәм йолалар», «Портрет» һәм «Фотография-документ. Киләчәк буынга үгет-нәсыйхәт».

Быел конкурска 66 конкурсант 326 эш юллаган. Бәйгедә Россиянең 16 төбәгеннән вәкилләр катнашкан: Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан, Татарстана һәм Кырым, Ульяновск, Самара, Свердлау, Томск, Төмән, Омск, Чиләбе, Иркутск, Оренбург, Ростов, Ленинград төбәкләре.

Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин үз чыгышында «Мирас» инструменталь ансамбленә музыкаль чыгышлары өчен рәхмәтен белдерде.

Этнографическая мозаика татарского народа

«Конкурс башлануын белдергәч, күргәзмә проектларыбызның дәрәҗәсе күтәрелде. Бүген без конкурста катнашучыларның ни дәрәҗәдә күп булуын күреп торабыз. Биредә күрсәтелгән фотоэшләр күргәзмәсе дөньяның теләсә кайсы почмагындагы һәрбер чараның бизәге була ала, дип без төгәл әйтә алабыз», — дип сөйләде Дамир Натфуллин.

Халык-гамәли сәнгате. Гореф-гадәтләр һәм йолалар» номинациясендә җиңүчеләр:

  • 1 урын — «Оренбургский пуховый платок» эше белән Владимир Песня (Мәскәү)
  • 2 урын — «В гостях у народной мастерицы Филсины Сафиной» эшләр сериясе белән Фәрит Гөбәев (Казан)
  • 3 урын — «В танце» эше белән Андрей Титов (Казан)

«Портрет» номинациясендә җиңүчеләр:

  • 1 урын — «Дожить до ста» эше белән Тамара Андреева (Стәрлетамак)
  • 2 урын — «Семейный портрет музыкантов» эше белән Наталья Герасимова һәм Людмила Шкляева (Казан)
  • 3 урын — «Друзья» эше белән Светлана Шайхетдинова (Уфа)

«Фотография-документ. Киләчәк буынга үгет-нәсыйхәт» номинациясендә җиңүчеләр:

  • 1 урын — «Играй гармонь» эше белән Рамиль Галиев (Казан)
  • 2 урын — «Заболотские татары» эше белән Дмитрий Ткачук (Төмән)
  • 3 урын — Салават Камалетдинов (Казань)

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халыклар дуслыгы йортында Яңа ел алды чаралары башланып китте
Далее: Президент татар телен кулланмауны үз милләтеңне хөрмәт итмәү дип бәяләде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57