Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы Йортында иң талантлы һәм зирәк егетне сайладылар

Халыклар Дуслыгы Йортында иң талантлы һәм зирәк егетне сайладылар

admin 27.02.2017

(27 февраль, 2017 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында «Мистер Х» конкурсы үтте. Анда 6 егет катнашты. Алар үз милләтләрен генә түгел, ә талантларын, зиһен һәм юмор хисләрен күрсәтте.

IZxxmZMERfQ

Һәр конкурсант кызыклы һәм лаеклы программа әзерләгән иде.

«Кызлар йөрәген яулаучы» номинациясендә Сирия якташлары җәмгыяте вәкиле Асаад Язан, «Мистер креатив» номинациясендә үзбәк общинасы вәкиле Тимур Хәсәнов, «Көчле буй-сын» номинациясендә әрмән общинасы вәкиле Аркади Погосян, «Пафос» номинациясендә чуаш общинасы вәкиле Николай Никоноров, «Конгениальлек» номинациясендә таджик общинасы вәкиле Алишер Самадов, «Текә егет»  номинациясендә әзербайҗан общинасы вәкиле Элвин Мөслимов җиңү яулады.

jItXIcmx1lE

Озак уйлану, тавыш бирүләр исәбе һәм бәхәстән соң абсолют җиңүче дип Тимур Хәсәнов билгеләнде.

«Тамашачылар мәхәбббәте» призын яулаучы исемен һәркем түземсезлек белән көтте. Чараны оештыручылар әлеге номинацияне Аркади һәм Элвин арасында бүләргә булдылар. Аларның һәрберсе өчен 6 меңнән артыграк кеше тавыш бирде.

V0Vd0d01UG0

Конкурс күп кенә спонсорлар булышлыгы белән оештырылды һәм узды, проектның төп режиссеры — Байры Джумаев.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: ХХ гасырда татар теле: дәүләт статусы алу һәм өч әлифба алыштыру
Далее: Марс Тукаев: «Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе елдан-ел популярлаша бара»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57