Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы йортында Ингушетия турында фотокүргәзмә ачыла

Халыклар Дуслыгы йортында Ингушетия турында фотокүргәзмә ачыла

admin 31.10.2017

(31 октябрь, 2017 ел) 2 ноябрь көнне Татарстанның Халыклар Ду3слыгы йортында Тимур Агировның эшләреннән торган «Таулар. Күк. Ингушетия» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылышы узачак. Фоторәссамчының 40тан артык эше таулы Ингушетиянең бөтен матурлыгын тәкъдим итәчәк.

Күргәзмәне Ингушетия Республикасының Татарстандагы илчелеге, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты, Казандагы «Магас» ингуш милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Афиша выставки в Казани

Тимур Агиров — башлыча Кавказ тематикасында эшләүче россияле фотограф, блоггер һәм сәяхәтче. Фотограф буларак Ингушетия, Төньяк Осетия, Чечня һәм якын тирә регионнарда төшерелгән сурәтләр һәм виртуаль 3D-турлар-панорамалар, әлеге темага кагылган онлайн-проектларның күләме белән танылган. Фотограф үзе Төньяк Кавказдагы Интернет челтәрендә һәм Ингушетиядә бик популяр. Әлеге җирлекләргә ул күп еллар дәвамында фотоэкспедиция белән килгән.

Күргәзмәнең ачылу тантанасында теләгән һәркем фотосурәтләр белән таныша һәм чын ингуш сырыннан авыз итә алачак.

Ачылу тантанасы 2 ноябрьдә 17:00 сәгатьтә башлана.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанда сигезенче тапкыр “Татар балалар лидеры мәктәбе” узачак
Далее: Чит ил студенты көне фестиваленә гаризалар кабул итү вакыты озайтылды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57