Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар дуслыгы йортында Җиңү көненә багышланган уникаль күргәзмә ачылачак

Халыклар дуслыгы йортында Җиңү көненә багышланган уникаль күргәзмә ачылачак

admin 03.05.2021

(3 май 2021) 8 май, Җиңү көне алдыннан Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында СССР халыклары телләрендә Бөек Ватан сугышы чорында дөнья күргән плакатлар, листовкалар һәм газеталар күргәзмәсе ачыла.

Тамашачыларга беренче тапкыр Кызыл армия Сәяси идарәсе листовкаларының татар, әрмән, азәрбайҗан, башкорт, грузин, кыргыз, таҗик, үзбәк һ.б. телләрдә басылган күчермәләре тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә ачылышының театральләштерелгән прологы барышында Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе сафларына чакырылган хәрби хезмәткәрләрнең төрле телләрдә ант кабул итү тантанасы өзекләрен дә күрергә мөмкин булачак.

Күргәзмәнең аерым стенды язучы Илья Эренбургның «Татарлар», «Кыргызлар», «Әрмәннәр» һәм нацизмга каршы көрәшүче СССРның  башка халыклары турындагы мәкаләләре циклына багышлана.

Репринтларның электрон күчермәләре төрле музейлардан һәм архивлардан, шул исәптән федераль архивлардан заказ белән алынды. Сурәтләрнең бер өлеше моңарчы беркайда да күрсәтелмәгән һәм тар даирәдә генә билгеле булган

Мондый форматтагы чараны тулаем Россия өчен уникаль вакыйга дип ышанып әйтергә була, чөнки СССР халыкларының агитация материаллары призмасы аша җиңүгә керткән өлеше каралмаган, ә экспонатларның бер өлеше тарихи фәнне өйрәнү өчен яңа темалар ача торган мәсьәләләрне күтәрә.

Чара 8 май көнне 10.00 сәгатьтә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының тантаналар залында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза.

Күргәзмәгә керү ирекле.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57