Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы йортында «Җомга көн» фольклор ансамбленең ун еллыгын билгеләп үттеләр

Халыклар Дуслыгы йортында «Җомга көн» фольклор ансамбленең ун еллыгын билгеләп үттеләр

admin 19.04.2018

(19 апрель 2018) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Казан дәүләт мәдәният институтының «Җомга көн» татар фольклор ансамбленең юбилеена багышланган бәйрәм концерты үтте. (ФОТО)

«Җомга көн» ансамбле 2008 елда Алсу Еникеева тарафыннан Казан дәүләт мәдәният институтында барлыкка килә. Ансамбльнең репертуары экспедицияләрдә җыелган фольклор-этнографик материалдан тора.

Концерт татарского фольклорного ансамбля "Җомга көн" (19.04.18)

Юбилярларны һәм тамашачыларны котлап, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов чыгыш ясады:

«Бу бик күркәм бәйрәм. Чөнки Халыклар Дуслыгы йортының үзенчәлеге анда төрле милләт вәкилләре булуда. Бирегә һәркем (халык) күңелендә булган иң җылы, игелекле тойгылар, үз халкының бай мирасы белән килә».

Концерт татарского фольклорного ансамбля "Җомга көн" (19.04.18)

Ансамбль исеменә ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевтән дә котлау телеграммасы юлланган иде. Казан дәүләт мәдәният институты Проректоры, профессор Роза Әхмәдиева ансамбль җитәкчесенә Россия Федерациясе мәдәният министры Владимир Мединский Рәхмәтен тапшырды.

Концерт татарского фольклорного ансамбля "Җомга көн" (19.04.18)

Концерт программасына «Җомга көн» ансамбле башкаруындагы татарча номерлардан тыш башка милләт ансамбльләренең номерлары да кертлегән иде: «Шулдыр жыт» удмурт фольклор ансамбле, «Туйаарар» якут дуэты, Чуашстан татар милли-мәдәни автономиясенең «Тамчы» балалар фольклор ансамбле, Казан дәүләт мәдәният институтының рус халык хоры, «Мирас» балалар бию ансамбле һәм башкалар.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Ирек Шәрипов: «Татарстан дизайнерлары тагын да үссен өчен «Этнодар» конкурсның Россия күләмендә булуы әһәмиятле»
Далее: Татарстан Президенты «Сабантуй» һәм «Каравон» бәйрәмнәре үткәрү көннәрен билгеләде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57