Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар дуслыгы йортында Казан кооператив институты вәкилләре белән очрашу узды

Халыклар дуслыгы йортында Казан кооператив институты вәкилләре белән очрашу узды

admin 02.08.2018

(2 август 2018) Институттан килгән делегация белән очрашуда Татарстан халыклары Ассамблеясе составына керүче  милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре катнашты.

Казан кооператив институты ягыннан тәрбия эшләре буенча проректор Роберт Нуриев, ректор ярдәмчесе Сираҗетдин Нәбиев, хуҗалык бүлеге җитәкчесе Илдар Насыйбуллин, тышкы элемтәләр бүлеге җитәкчесе Асия Низамиева, икътисад һәм таможня эше факультеты деканы урынбасары Гөлнара Хәсәнова килгән иде.

DSC_0311

Институт вәкилләре милли-мәдәни автономия җитәкчеләрен Казан кооператив институты һәм мәгариф системасы белән таныштырдылар, аның үзенчәлекләрен һәм специялизациясен аңлаттылар, шулай ук уку йортында читтән торып уку (башка төбәк яки илдә торып та) һәм россия дипломын алу мөмкинлеге булуын да әйттеләр.

2017 елда Россия кооперация университетының Казан кооператив институты Россиянең 100 иң әйбәт югары уку йортлары исемлегенә кергән. Ул Татарстанда төп күп дәрәҗәле кооператив белем бирүче уку йорты булып санала. Анда 6000нән артык студент белем ала.

DSC_8582

Институтның структур бүлекчәсе булып колледж санала. Колледждан соң абитуриетларга тизләтелгән программа буенча югары белем алу мөмкинлеге дә каралган.

«Безнең институтның бурычы — студентларга практик ярдәм итү, бизнес-проектларны, грантарны рәсмиләштерүдә һәм бизнес алып баруда булышлык күрсәтү», — дип сөйләде Сираҗетдин Нәбиев.

DSC_0302_2

Очрашу ахырында институт вәкилләре милли-мәдәни автономияләр җиткчеләрен һәм аларның яшьләр бүлекләре активистларын сентябрьдә Казан кооператив институтын килеп карарга чакырдылар, шулай ук мәгълүмати материаллар тараттылар һәм киләчәккә хезмәттәшлек өчен контактлар белән алмаштылар.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстан һәм Казахстан яшьләре хезмәттәшлек турында килешү төзеде
Далее: «Печән базары» үтте

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57