Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы йортында Казан ветераннарына бушлай юридик ядәм күрсәтәчәкләр

Халыклар Дуслыгы йортында Казан ветераннарына бушлай юридик ядәм күрсәтәчәкләр

admin 20.04.2018

(20 апрель 2018) 27 апрельдә Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында республиканың төрле ведомстволары һәм оешмалары вәкилләре Бөек Ватан сугышы, сугышчан гамәлләр ветераннары һәм аларның гаиләләре әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк.

Бушлай юридик ярдәм көне ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан оештырыла. Белгечләр мөрәҗәгать итүчеләрне 10:00дән 14:00гә кадәр кабул итәчәк. Чарада дәүләтнең мөлкәти мәнфәгатьләрен яклау бүлеге башлыгы Рамил Хәбибуллин катнашачак.

Халыклар Дуслыгы йорты мәйданында мондый ише чаралар еш оештырыла.

Чараларда Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасындагы бүлекчәсе, Федераль Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының “Татарстан Республикасы буенча Баш медико-социаль экспертиза бюросы” Федераль казна учреждениесе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт торак инспекциясе, “Казан шәһәре МБ БК җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты”, “Казан шәһәре МБ БК торак сәясәте идарәсе” вәкилләре, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар катнаша.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстан Президенты «Сабантуй» һәм «Каравон» бәйрәмнәре үткәрү көннәрен билгеләде
Далее: Халыклар Дуслыгы йортында «Данлы Җиңү безнең хәтерләрдә» концерты узды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57