Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар дуслыгы йортында киндердә майлы буяулар белән ясарга өйрәнделәр

Халыклар дуслыгы йортында киндердә майлы буяулар белән ясарга өйрәнделәр

admin 06.03.2019

(6 март 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Россия Сәнгать академиясенең живопись буенча иҗат остананәсе рәссамчы-стажеры Полина Илюшкинаның «Преображение» мастер-классы узды. (ФОТО)

 

Мастер-класс Полины Илюшкиной

Мастер-класс кысаларында рәссамчы киндер тукымага майлы буяулар белән ясау техникасын аңлатты. Мисал буларак диңгез пейзажы сурәтләнгән «Горы в Кемере на закате» картинасы фрагменты алынган иде. Автор әйтүенчә, төп максаты – киндер тукымада һава киңлеген күрсәтү иде. Моннан тыш, рәссам чарада катнашучыларны картинаны ясау адымнары белән дә таныштырды: сурәт төшерү, буяулар ягу, композицияне уйлау, алгы һәм арткы планны билгеләү, алардан салмак кына һава киңлегенә күчү…

Мастер-класс Полины Илюшкиной

Искәртеп үтәбез, Халыклар дуслыгы йортында «От Дуная до Янцзы» рәссамының шәхси күргәзмәсе эшли. Аны бу елның 19 мартына кадәр килеп күрергә мөмкин.

Полина Илюшкина Казанда туган, 2005-2009 елларда Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында укыган, 2007-2011 елларда №6 сәнгать мәктәбендә эшләгән, шулай ук В.И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлаган. Плина – Россия рәссамнары иҗат союзы һәм Халыкара рәссамнар федерациясе әгъзасы, халыкара фестивальләр лауреаты, россиякүләм һәм төбәкара күргәзмәләрда катнашучы.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: ВИДЕО: Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының 2018 ел эшчәнлеге турында видеотасма
Далее: Минзәләнең җиденче сыйныф укучыларына Дуслык һәм татулык көче турында сөйләделәр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57