Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы йортында күпмилләтле күргәзмә ачылды

Халыклар Дуслыгы йортында күпмилләтле күргәзмә ачылды

admin 22.08.2017

(22 август, 2017 ел) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Россия Федерациясе әләме (флаг) көне һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган күргәзмз ачылды, Биредә төрле илнең төрле милләттән булган осталары эшләре тәкъдим ителгән. (ФОТО)

Тантаналы ачылыш Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының «Мирас» инструменталь ансамбле башкаруындагы төрле милли композицияләр белән үрелеп барды. Күргәзмәдә кырык автор — Россия һәм Татарстан рәссамнар Союзы, Әрмәнстан Республикасы осталары — тарафыннан тудырылган илледән артык эш тәкъдим ителгән. Алар — төрле милләт вәкилләре: татарлар, руслар, чуашлар, әрмәннәр, үзбәкләр, украинлылар, керәшеннәр һ.б.

Выставка ко Дню Российского флага

Күргәзмә ТР артказанган мәдәният хезмәткәре, «Кудерушки» вокаль ансамбле җитәкчесе Светлана Измайлованың чыгышы — «Гляжу в озера синие» композициясе белән башланып ачылды.

Выставка ко Дню Российского флага

Күргәзмә кунакларын сәламләп Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, ТР рәссамнар Союзы рәисе Зөфәр Гыймаев, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Розалина Шаһиева чыгыш ясады.

«Әләм — ул безнең күпмилләтле, күпдинле илебезне берләштерүче символ. «Бу — минем илем, бу — минем әләм», — дип һәрберебез әйтә алырлык нинди дә булса уртак башлангычлар булырга тиеш», — дип сөйләде Ирек Шәрипов.

Шулай ук күргәзмә ачылышында «Дуслык» галереясен төрле ил һәм Россия төбәкләре рәссамнарын берләштерү мәйданы итеп эшләү тәкъдиме белән чыктылар.

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Фәрит Мөхәммәтшин: «Ил флагы – дәүләтчелек, буыннар алмашы һәм халык бердәмлеге символы»
Далее: Рөстәм Миңнеханов: «Гаилә аша халыкларның рухи-әхлакый кыйммәтләре һәм милли-мәдәни мираслары тапшырыла»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57