Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы йортында Күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре фестивале уза

Халыклар Дуслыгы йортында Күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре фестивале уза

admin 13.11.2017

(13 ноябрь, 2017 ел) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты базасында Татарстан Республикасының күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләрне фестиваленең сайлап алу туры узды. (ФОТО)

IMG_7064

Сәхнәдә Казан һәм республиканың алты районыннан килгән балалар чыгыш ясады, узләренең музыкаль осталыкларын күрсәтте. Үз халкының мәдәниятын чуаш, мари, удмурт, мордва, керәшен, грузин, татар, тау халыклары, гарәп милләте вәкилләре тәкъдим итте.

Чараның оештыручылары: Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе.

«Сәхнәдә беренче тапкыр гына чыгыш ясамыйм, шуңа күрә җиңел җырладым. Мин «Туге мо» исемле мари җырын башкардым», — дип сөйләде Россиякүләм, районкүләм һәм шәһәр конкурслары лауреаты Илья Паширов.

«Без, тугыз кыз, заманча удмурт биюен башкардык. Җитәкчебез Светлана Анатольевнага зур рәхмәт белдерәбез. Милли киемнәрдән чыгыш ясарга бик яратабыз», — дип сөйләделәр «Шунды» («Кояш») коллективы кызлары Диана һәм Камилла.

Отборочный тур фестиваля учащихся МВШ (13.11.17)

Иң әйбәт дип табылган чыгышлар фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында билгеләп үтеләчәк. Әлеге тантана Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында 17 ноябрь көнне узачак.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Ирек Шәрипов: «Татарстанда үз халкыбыз өчен татар телен белү гадәти хәл булырга тиеш»
Далее: Котлыйбыз!

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57