Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар дуслыгы йортында Кыш бабай балаларны котлады

Халыклар дуслыгы йортында Кыш бабай балаларны котлады

admin 24.12.2017

(24 декабрь 2017) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында якынлашып килүче Яңа елга багышланган бәйрәм чарасы узды. Нәни тамашачылар тамаша геройлары белән әкияти яңа ел сәяхәтендә булдылар. (ФОТО)

Тамаша башланыр алдыннан нәни кунакларны Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Майя Хуханашвили котлады.

IMG_3205

Бу елны Кыш бабай белән Кар кызы тәүге тапкыр галәм буенча сәяхәт кылдылар һәм нәни кунакларны Яңа ел белән  котладылар. Космик скафандр кигән Кыш бабайга туныннан башка йөрү, яңа элемтә системасын куллану бик уңайсыз булса да, аңа Кар кызы булышты.

IMG_3242

Әмма үз планеталарыннан килгән космик пиратларның планнары башка иде. Башка персонажларның рәвешен алу мөмкинлекләре булу сәбәпле, яңа ел комодромында күп кенә кызыклы һәм үзенчәлекле вакыйгалар килеп чыкты, интерактив уеннар уйналды. Шуңа күрә тамашачылар бәйрәмне коткару өчен актив рәвештә булыштылар. Костюмнар, махсус эффектлар һәм шәп музыка балаларда гына түгел, ә аларның әти-әниләрендә дә әйбәт хисләр калдырды.

IMG_3255

Яңа ел бәйрәмен, әлбәттә, матур итеп бизәлгән чыршыдан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Бәйрәм тамашасы нәкъ менә аның янында тәмамланды: балалар бәйрәм геройлары белән фотога төште, ә соңыннан Кыш бабай бүләген алды.

IMG_3324

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанда «Дуслык һәм татулык дәресләре»нең чираттагы сезоны төгәлләнде
Далее: Казанлыларны төрле телләрдә Яңа ел белән котлаячаклар

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57