Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар дуслыгы йортында Мексика биюләре буенча туры эфирда мастер-класс узды

Халыклар дуслыгы йортында Мексика биюләре буенча туры эфирда мастер-класс узды

admin 13.11.2020

(13 ноябрь 2020) Халыклар дуслыгы йорты мәйданчыгында Татарстан Республикасының атказанган артисты һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты каршындагы «Алтын» хореография мәктәп-студиясен оештыручы Гөлнара Гыймаева җитәкчелегендә Мексика биюләре буенча мастер-класс узды.

WhatsApp Image 2020-11-13 at 13.22.26

Мексика халкының үзенчәлеге – елмаючанлык, дип аңлатты дәрес башында Гөлнара. Хатын-кызлар – кызу чегән хатын-кызларына охшаган, ир-атлар күбесенчә матур һәм темпераментлы булулары белән арелып торалар. Мексика халкына хас тагын бер сыйфат – чыгышка музыка уен кораллары кушылу: барабаннар, флейта һәм маракаслар – Мексиканың теләсә кайсы биюенең төп өч атрибуты.

Дөнья аренасында Мексиканың берничә гомумтанылган халык биюе бар. Әмма әлеге ил территориясендәге һәр штатта аерым бию стиле популяр.

Мексикалылар гасырлар буе төрле илләрнең социаль биюләрен үзләштереп, үз стильләренә җайлаганнар. Тарихи яктан караганда, квалификацияле Мексика музыкантлары даими рәвештә яңа музыкаль тенденцияләрне үз репертуарларына кертә килгәннәр. Моңа карамастан, алар күп яңалык ачканнар. Әйтик, «банда» мексика жанры булып санала. Банда музыкасы традицион бию ритмнарының (полька, кумбия, сон һәм вальс) синтезы булып тора. Бу көйләр астында башкарылган биюләр гиперактив стиль белән аерылып торалар.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57