Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар дуслыгы йортында миграция өлкәсендә елга йомгак ясадылар

Халыклар дуслыгы йортында миграция өлкәсендә елга йомгак ясадылар

admin 25.12.2020

(25 декабрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ТРда агымдагы миграцион процесслар мәсьәләләре буенча ведомствоара түгәрәк өстәл узды. Чарада Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре һәм активы катнашты.

Утырышны ачып, Татарстан халыклары Ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүен искәртте. Ул милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләренә киләсе ел кысаларында чаралар буенча тәкъдимнәр кертү мәсьәләсендә активлык күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

IMG_8183

Миграция буенча ел нәтиҗәләрен ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Елена Соловьева ясады. Ул 2020 елда булган миграция законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләде, Законнар нигезләмәләренең Россия Федерациясе гражданлыгы алу вакытын шактый киметүен билгеләп үтте.

Республикага миграция агымы турында сөйләгәндә, Елена Соловьева 2020 ел эчендә чит ил гражданнары саны шактый кимегән, дип билгеләп үтте. Хисап чорында 168 меңнән артык кеше миграция исәбенә куелган (2019 елда – 290 мең). Мигрантларның төп агымын БДБ илләре тәэмин иткән.

IMG_8195

Шулай ук ТРга күпчелек мигрантлар Төркия һәм Кытайдан кергәннәр. Аларның күбесе Казанда (63,5%), Түбән Камада, Яр Чаллыда һәм Әлмәттә исәпкә куелган. Чит ил гражданнары килүенең төп максаты – хезмәт эшчәнлеген тормышка ашыру.

Милли төрлелеккә бәйле рәвештә туган конфликтларны булдырмас өчен, миграция мәсьәләләре идарәсе ел дәвамында республика шәһәрләрендә һәм районнарында милли-мәдәни оешмалар арасында актив эш алып барды.

IMG_8186

Хәзер Татарстан Республикасында чит ил гражданнарының төп агымнарының берсе — студентлар.

«Һәр дәүләт интеллектуаль һәм перспективалы яшьләргә мохтаҗ», — диде Елена Соловьева.

Докладлардан соң милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре хакимият органнары вәкилләренә ватандашларының тормышына һәм шәхси очракларга кагылышлы сорауларын бирә алды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57