Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар дуслыгы йортында миграция сораулары буенча «түгәрәк өстәл» узды

Халыклар дуслыгы йортында миграция сораулары буенча «түгәрәк өстәл» узды

admin 27.09.2018

(27 сентябрь 2018) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ведомствоара «түгәрәк өстәл» узды. Мигрантларны алдау очраклары ешаю сәбәпле, Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре Татарстан халыклары Ассамблеясе составына керүче милли-мәдәни автономия җитәкчеләрен ватандашлары белән аңлату эшләрен алып баруны көчәйтүләрен сорады. (ФОТО)

 

Бу проблема хакында милли-мәдәни автономияләр вәкилләре, Татарстан халыклары Ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе һәм ТР Эчке эшләр министрлыгының миграция эшләре буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Аманов әйтеп үтте.

Аерып алганда, юридик яки консультатив ярдәм бирәбез, дип алдакчыларның мигрантлардан акча алулары билгеләп үтелде. Моны искә алып, милли-мәдәни автономия җитәкчелеген һәм вәкилләрен ватандашлары белән төплерәк сөйләшү эшен алып барырга киңәш иттеләр.

Межведомственный круглый стол (27.09.18)

«Түгәрәк өстәл» утырышында региональ милли-мәдәни автономияләрнең җирлекләрдә (муниципаль районнарда) алып барган эшчәнлекләренә өлешчә нәтиҗә ясалды.

«Җирле милли-мәдәни автономияләр иң беренче чиратта нәкъ менә сезнең ватандашларыгыз өчен, аларга җайлашу һәм берләшү өчен мөһим, кулай», — дип сөйләде Татарстан халыклары Ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров.

Межведомственный круглый стол (27.09.18)

Ул шулай ук чит ил студентлары белән активрак эшләргә киңәш итте. Николай Владимиров сүзләренә караганда, Татарстандагы югары уку йортларында укучы чит ил студентларының саны 11,5 меңгә арткан. Үзбәкстан, Төрекмәнстан һәм Казахстаннан килгән студенлар сан буенча беренче өчлектә торалар.

Межведомственный круглый стол (27.09.18)

Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Майя Хухунашвили сүзләренә караганда, мәктәптә телләрне комплекслы рәвештә өйрәнүгә барлык шартлар тудырылган булса да, кайбер туган телләр балалар тарафыннан өйдә генә үзләштерелә.

Межведомственный круглый стол (27.09.18)

Барлык чыгышлардан соң милли-мәдәни автономия җитәкчеләре хакимият органнары вәкилләренә уртак эшкә кагылышлы сорауларын бирә алды.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халыклар дуслыгы йортында өлкәннәргә бушлай юридик ярдәм күрсәттеләр
Далее: Беренче 250 катнашучы: республикада «Йортыбыз — Татарстан» фестивале башланып китте

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57