Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар дуслыгы йортында мигрантлар трус телен белү буенча имтихан бирделәр

Халыклар дуслыгы йортында мигрантлар трус телен белү буенча имтихан бирделәр

admin 21.08.2019

(21 август 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында чит ил вәкиллеренең рус телен белүләрен тану буенча комиссия утырышы узды. Сынау өч этапта узды — изложение, грамматик бирем һәм әңгәмә.

IMG_0057

Имтиханны БДБ илләренең якын чит ил вәкилләре тотты. Комиссия составына ТР буенча ЭЭМ миграция сораулары буенча идарәсе һәм белем бирү учреждениеләре вәкилләре керде.

Имтихан башланыр алдыннан комиссия әгъзалары чит ил гражданнары һәм гражданлыкка ия булмаучыларга карата закон таләпләре һәм төп төшенчәләр белән таныштырды.

Әңгәмә өлешен узганнан соң 5 көн дәвамында чит ил вәкилләренә рус телен белүләрен тану буенча карар тапшырыла. Карарны алганнан соң үз илләренең илчелеге яки консуллыгы учреждениесенә барып, элекке гражданлыктан баш тарту турындагы гаризаны тапшырырга кирәк. Яшәүгә рөхсәт бирү турындагы гариза аны кабул иткәннән соң ике ай дәвамында карала.

Россия территориясендә даими яшәүче һәм рус телен белүләрен тану турындагы карарны алучы чит ил гражданнары һәм гражданлыкка ия булмаучылар, башка дәүләт гражданлыгыннан чыгуларын раслаучы документка ия булгач, илебез гражданлыгын алу өчен документлар тапшыра алалар.

Имтиханны узучылар үз нәтиҗәләрен ТР буенча ЭЭМ миграция сораулары буенча идарә бүлегендә (Михаил Миля урамы, 63а йорты) белә алалар.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Ассамблея һәм Халыклар дуслыгы йорты коллективлары катнашында Казан Кремлендә Милли костюм фестивале узачак: 27 август, 12:00-17:00 сәгатьтә
Далее: Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе Ачык ишекләр көненә чакыра: 1 сентябрь, 12:00 сәгатьтә

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57