Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы йортында милли мәгарифне саклау һәм үстерү мәсьәләләрен күтәрделәр

Халыклар Дуслыгы йортында милли мәгарифне саклау һәм үстерү мәсьәләләрен күтәрделәр

admin 08.08.2017

(8 август, 2017 ел) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында милли мәгариф кураторлары, татар телендә белем бирүче һәм татар телен укытучы мәгариф оешмалары җитәкчеләре, шулай ук РФ субъетларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинар-киңәшмәсенең пленар өлеше үтте. (ФОТО)

Чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылды. Семинар-киңәшмә Татарстанда өч көн дәвамында барды: 6 августтан 8 августка кадәр. Бу вакыт аралыгында чарада катнашучылар Казан һәм республика районнары мәгариф оешмаларында булдылар. Мисалга, Яшел Үзән районының Акъегет авылындагы җирле милли мәктәп мисалында милли-мәдәни компонентлы мәктәпнең мәгариф потенциалы тәкъдим ителде.

Пленарное заседание для субъектов РФ

Пленар утырышта Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе, татарларның Федераль милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Илдар Гыйльметдинов һәм башкалар чыгыш ясадылар.

Пленарное заседание для субъектов РФ

Утырыш барышында РФ субъектларында милли-мәдәни мәгарифне саклау һәм үстерү мәсьәләләре күтәрелде, аларны чишүдә муниципалитетларның роле билгеләнде. Барысы да Россия төбәкләрендәге төгәл мисаллар белән каралды.

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Россия регионнарында яшәүче татар балалары Казанга “Милләтебез хәзинәләре” лагеренә җыелды
Далее: Илдар Гыйльметдинов татар телен белү кирәклегенең дүрт сәбәбен атады

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57