Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы йортында милли сәясәт программаларын чынга ашыру турында сөйләштеләр

Халыклар Дуслыгы йортында милли сәясәт программаларын чынга ашыру турында сөйләштеләр

admin 18.08.2017

(18 август, 2017 ел) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында республикада милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш группасының чираттагы утырышы узды. (ФОТО)

Чарада республика минитрлыклары һәм ведомстволары, милли-мәдәни автономияләр вәкилләре, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты җитәкчеләре, шулай ук традицион конфессияләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаштылар. Утырыш ТР премьер-минитры урынбасары Васыйл Шәйхразыев җитәкчелегендә үтте. Васыйл Шәйхразыев Татарстан муниципаль районнарындагы Халыклар Дуслыгы йортлары алып барган позитив эшчәнлекне билгеләп үтте, мисалга, 12 июнь көнне Россия көнен билгеләп үтүдә.

Заседание Межведомственной рабочей группы по межнациональным и межконфессиональным отношениям

ТР Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова хәбәр итүенчә, 2017 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, төрле юнәлештәге 52 чара уздырылган. Аларда 180 меңнән артык Татарстан халкы һәм республика кунаклары катнашкан.

Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге социологик сораәтыру һәм мониторинг мәгълүматлары буенча, 2016 елның IV кварталы белән чагыштырганда Татарстанда әлеге мөнәсәбәтләрнең торышын уңай бәяләүче гражданнарның саны өлешчә арткан: 80,1%тан 82,2%ка. Шундый ук үзгәреш Татарстанда динара мөнәсәбәтләр торышын уңай бәяләүче гражданнар санында (80,1% һәм 81,7%) һәм башка милләт вәкилләренә дустанә мөнәсәбәттә булучы гражданнар санында (91,4% һәм 94,1%) күзәтелә.

Заседание Межведомственной рабочей группы по межнациональным и межконфессиональным отношениям

Утырышта татар халкының милли үзенчәлеген саклау буенча дәүләт программасының үтәлеше турындагы доклад белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, Татарстанда телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү турындагы доклад белән ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, шулай ук ТР Фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина, Икътисад министры урынбасары Олег Пелевин һәм «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов чыгыш ясады.

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстан Президенты һәм аның тормыш иптәшенең кабул итү тантанасы 24 август көнне үтәчәк
Далее: Данил Мостафин: «Печән базары» яшьләрне милли үзенчәлекләргә тарту мөмкинлеген бирә»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57